2 гыйнвар көнне Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кыш Бабай дөнья буйлап бара" акциясе оештырдылар.
Кыш бабай белән Кар кызы күпбалалы Гаязовлар гаиләсенә балаларны Яңа ел белән котларга бардылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар, балалар рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.