5 гыйнвар Тәтеш шәһәренең Җиңү паркында «Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Эх, син кыш!» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.
Чара уен элементлары булган музыкаль күңел ачу программасы рәвешендә узды, ул төрле конкурслар һәм күңел ачуларны үз эченә алды. Балалар җитезлеккә һәм зирәклеккә биремнәрдә катнаштылар. Чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде, балалар барысы да канәгать калдылар һәм катнашулары өчен призлар алдылар.