Хөрмәтле православие динен тотучы Тәтеш районы халкы!
Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көн православиедә шатлык, җылылык һәм өмет белән тулы мөһим вакыйгаларның берсе булып тора.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч яшәгән Тәтеш районында Раштуа татулык, игелек һәм кешеләр арасында үзара аңлашу символы буларак үзенчәлекле мәгънәгә ия була.
Раштуа бәйрәме күңелләрне шатлык һәм игелек белән тутырсын, ә гаиләләрдә тынычлык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Раштуа Белән!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов