5 гыйнвар Олы Тархан авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Халыклар бердәмлегендә — Россия көче» дигән мәгълүмат сәгате булып узды.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучыларны Россия халкының милли составы тарихы белән таныштырдылар, бу күптөрлелек ничек саклана? Аларның һәркайсы дәүләтебезнең гомуми мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихына бәһасез өлеш кертә. Бу күптөрлелек-безнең төп байлыгыбыз. Чара азагында авыл яшьләре белән мәгълүмат стенды ясалды.