Балалар китапханәсе хәбәр итә

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Балалар китапханәсенең уңайлы мохитендә яшь кунаклар өчен «Тылсымчыларның Яңа ел мәктәбе» могҗизалар остаханәсе узды. Балалар күңел ачу, Иҗат һәм Яңа ел могҗизалары дөньясына чумдылар. Программа кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар, уеннар белән тулы иде. Балалар үзләрен чын жонглер ролендә сынап карадылар, җитез генә шарлар ыргыттылар. Шулай ук дәртләнеп «снежки» җыйдылар, «лошадь» на атланып чабыштылар, үзләрен батыр җайдаклар итеп күз алдына китерделәр. Балалар, мавыгып, ат ялын бизәделәр, җыелыштагыларга җылы Яңа ел теләкләрен җиткерделәр. Бу изге сүзләр залны үзенә бертөрле бәйрәм рухы белән тутырды. Аннары балалар мастер – класста 2026 ел символын-искиткеч ат ясадылар.

Очрашу азагында һәр катнашучы кечкенә генә сюрприз алды, ул китапханәдә уздырылган искиткеч көн турында искә төшерәчәк.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International