Яңа ел-ул шатлык һәм сюрпризлар белән тулы, серле һәм тылсымлы бәйрәм.
Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсендә «Яңа ел серпантины» исемле мавыктыргыч танып белү-уен программасы узды. Катнашучылар бәйрәм рухына чумдылар, Яңа ел чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм бүләкләр көттеләр. Программа танып белү мизгелләреннән һәм күңелле уеннардан торды, алар бу көнне барлык кунаклар өчен дә онытылмаслык итте.