Каникул көннәрендә Түбән Тархан авыл җирлеге китапханәсендә «Чәчәкле фантазия» исемле атлас ленталардан розалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Атлас тасмалардан ясалган зиннәтле чәчәкләр матурлыкны яратучыларның барысында да соклану уята.
Чара барышында китапханәче атлас ленталардан заманча кул эшләре барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аларны әзерләүнең төрле төрләре һәм техникасы белән таныштырды. Китапханәдән Яшь кулланучы Айзатуллов Илназ нәфис чәчәкләр ясауда үзенең осталыгын күрсәтте. Ул Атлас тасмаларны ничек дөрес кисәргә, бөкләргә һәм ябыштырырга икәнен җентекләп аңлатты һәм күрсәтте. Катнашучылар гади материаллардан үз куллары белән ясалган ачык һәм оригиналь букетларның ничек барлыкка килүен кызыксынып күзәттеләр. Мастер-класс барышында катнашучылар таҗ яфраклары ясау күнекмәләрен үзләштереп кенә калмадылар, белемнәрен дә баеттылар. Ахырда һәр катнашучы үз чәчәген булдыра алды.