9 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йортының хезмәт ветераннары халык хоры (җит. М.Адайкина) Чинчурино авыл мәдәният йортында яңа ел концерт программасы белән чыгыш ясады. Ветераннарның халык хоры авыл халкына җырлар һәм биюләр бүләк итте.
Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршыладылар, артистларны алкышлар белән бүләкләделәр. Залда фронтка акча җыю буенча «Яхшылык тартмасы» хәйрия акциясе оештырылды. Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз-хәрбиләргә ярдәм итүгә тотылачак.