Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

30 гыйнвар шәһәрнең Үзәк паркында Тәтеш районы мәдәният йорты белгечләре балалар ышаныч телефонын популярлаштыру кысаларында «Сөйлә, нәрсә турында дәшмисең» дигән мәгълүмати акция үткәрделәр.

Чарада катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында әзерләнгән буклетлар таратылды, катнашучыларга ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген, әлеге хезмәтнең нинди очраклар буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкин булуын аңлаттылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International