Олы Тархан авыл мәдәният йорт хәбәр итә

2026 елның 31 гыйнвары, шимбә

30 гыйнвар Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Тылсымлы рәсем» дип исемләнгән сәнгать сәгате булып узды. Балаларга рәсем сәнгатенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Катнашучылар гуашь белән эшләүнең төп техникасын үзләштерделәр, төсләрне дөрес кушарга, предметларның формасын тапшырырга өйрәнделәр һәм төрле пумалалар белән таныштылар. Яшь рәссамнар үзләре өчен матур төсләр күчешенең, ярымтоннар һәм күләгәләрнең нечкәлекләрен ачтылар. Теоретик өлештән соң балалар «Кышкы могҗизалар» кышкы пейзаж ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International