«Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы узды. Чара #Спортроссия дәүләт программасы кысаларында узды, бер мәйданчыкта төрле һөнәри өлкәләрдән сәламәт яшәү рәвешен сөючеләрне берләштерде.