Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының табигатьне саклыйк» республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурсның максаты үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм мәдәният формалаштыру, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уяту иде. «Татарстан табигатен саклыйк» республика конкурсының муниципаль этабы ике юнәлеш буенча узды: рәсем конкурсы һәм социаль плакат конкурсы. Рәсем конкурсы: «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» 1-4 сыйныф укучылары өчен;  Социаль плакат конкурсы: 5-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Эшләрдә Татарстан Республикасында тыюлык эшен актуальләштерүгә һәм агартуга юнәлдерелгән өндәмәләр булырга тиеш.

Иң яхшы эшләр республика этабына Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International