Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2026 елның 13 марты, җомга

"Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппаратының координацияләү ролендә, Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2026 елның 12 мартында Тәтеш районында мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар һәм педагоглар өчен "Конструктив диалог" дип исемләнгән күчмә үстерү чаралары үткәрде.

Чаралар Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче гомуми урта белем мәктәбе һәм Тәтеш гражданнарны яклау көллияте базаларында, шулай ук район Мәдәният йортында узды. Конструктив диалог яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору темасы буенча булды; укучылар һәм студентларның куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру һәм психологик сәламәтлекләрен яклау буенча тәкъдимнәр бирелде.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International