13 март Олы Тархан авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында «Чәчәкле Россия: күптөрлелек гармониясе» дигән концерт программасы булып узды.
Олы Тархан авыл җирлеге Башлыгы Светлана Зафарова гүзәл затларга котлау, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Әлеге көнне ветеран хатын-кызларга, тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Бу көнне сәхнәдән сөйкемле ханымнарга, әниләргә һәм әбиләргә, хатыннарга, апаларга, кызларга рәхмәт сүзләре, теләкләр яңгырады. Шулай ук туган йортларыннан еракта иң төп һәм мактаулы гражданлык бурычын үтәгән – Ватаннан еракта илебезнең тынычлыгын саклаган уллары һәм ирләре булган хатын-кызларга бүләкләр тапшырылды һәм аларга рәхмәт сүзләре юлланды.