15 март Монастырск авыл мәдәният йорты директоры юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында балалар өчен «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
Чарада балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Алар юл билгеләре, светофор сигналлары белән таныштылар, транспорт һәм җәяүлеләр турында тагын бик күп кызыклы яңалыклар белделәр. Куркынычсызлык әлифбасын җиңелрәк өйрәнү өчен балаларга интерактив викторина тәкъдим ителде.
Җаваплар вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен, зирәклекләрен, игътибарлылыкларын күрсәттеләр.