"Каргалар очып килде-язны китерделәр!": яз хәбәрчеләрен очратабыз. «Сабый» балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә язның килүен билгеләүче беренче күчмә кош — Карга көненә багышланган көн үткәрелде. Балалар яз символы - карга белән таныштылар. Чара барышында балалар иллюстрацияләрне карадылар һәм каргаларның кара, төз, томшыклы кошлар икәнен белделәр. Моннан тыш, балалар куллары белән рәсем ясадылар, чакыруларны тыңладылар, язны каршы алырга һәм кошларның кайтуына шатланырга өйрәнделәр. Хәзер инде сабыйлар тәгаен беләләр: карга очып килде — язны көт!