Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Анастасия Голованова (Тәтеш шәһәренең икенче номерлы мәктәбе  һәм  “Өстәмә белем бирү үзәге” укучысы, педагогы Хатыпова Д.Г.) конкурста сайлап алуны уңышлы үттеп, 12-14 мартта уздырылган “Заповедный Татарстан” интенсивына узды.

Чарага республиканың 12 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 40 укучы һәм студент җыелды. Программага панель сессияләре, экспертлар белән очрашулар, рольле уеннар һәм практик дәресләр кертелгән иде. Катнашучылар табигатьне заманча алымнар белән саклау ысулларын өйрәнде һәм экологик кейслар чиште.

Бу интенсив Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Заповедный Татарстан" проектының беренче этабы булды.  Анастасия конкурсның икенче этабына узды һәм хәзер районның табигый истәлекле урыннары буенча проект эше әзерли. Алда аны экологик десантлар, мәгариф чаралары һәм Идел-Кама тыюлыгында иң актив ун катнашучы өчен стажировка көтә. Анастасияне һәм аның педагогын уңышлары белән котлыйбыз һәм бәйгенең икенче этабында уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International