18 март Олы Әтрәч авылы мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Юл синең карашыңны көтә» дип исемләнгән, танып белү программасы булып узды.
Авыл мәдәният йорты директоры балаларга юлдагы куркынычсызлык чаралары турында сөйләде, яшьләргә җәяүлеләр һәм пассажирларның бурычлары турында искәртте. Чара барышында балалар «Юл», «Җәяүле», «Җәяүлеләр кичүе», «Светофор» төшенчәләрен кабатладылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда нинди нәтиҗәләр булачагын ачыкладылар.