Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре!

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре җилкәсенә дәүләтебезнең оборона сәләтен ныгыту, Россия Федерациясе Кораллы көчләрен вакытында туплау, шулай ук яшь буынга хәрби — патриотик тәрбия бирү кебек махсус җаваплы миссия йөкләнгән.
Хәрби комиссариат хезмәткәрләре яшьләр арасында армия хезмәтенең абруен күтәрү буенча зур эш алып баралар, чакыру һәм мобилизацион әзерлекне тәэмин итү буенча куелган бурычларны лаеклы үтиләр. Алар Ватанны саклауда катнашкан батырларыбыз-якташларыбыз истәлеген кадерләп саклыйлар. 
 
Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре! 
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, рухи ныклык, хезмәттә уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!
 
 
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. н. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International