Бакырчы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

9-14 июнь көннәрендә Бакырчы авыл мәдәният йортында балаларның көндезге тору профиль сменасы кысаларында төрле төрдәге чаралар узды.

Сменада катнашучылар өчен патриотик сәгатьләр, авыл тарихы музеена һәм чишмә территориясенә экскурсияләр, Россия көненә багышланган дәүләт символикасы турында тематик сәгать һәм традицион велоузыш үткәрелде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International