"Рябинушка" балалар бакчасы юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча "Яшел ут" республика смотр-конкурсында призер булды һәм республиканың авыл районнары арасында 2 нче урынны алды. Бүләкләү тантанасы бүген Зеленодольск шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү педагогларының Республика семинары кысаларында узды.
Бакча коллективын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү эшендә җиңүләр телибез.