ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр, «Маяк» ҖБ (1957 ел), радиация инцидентлары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук техноген һәлакәтләрне бетерүдә үлгән катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен «Түбәтәй тауэр» мәйданчыгында узган Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тулуга багышланган чара кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Чернобыль-атом гасыры кайтавазы»дигән әдәби күзәтү уздырдык. Очрашу барышында Чернобыль фаҗигасенә багышланган нәфис әсәрләр һәм фильмнар тәкъдим ителде, аларның күбесе миллионлаган тираж белән бастырылды һәм төшерелде. Соңыннан автор Владимир Степанов башкаруында «Ликвидаторам Чернобыльской аварии» шигыре яңгырады.