Бүген, 24 апрель көнне, "Миләш" балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәмидуллина Мәдинә һәм Ярмөхәммәтова Самира мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында "Татар традицияләрен белүчеләр" зона конкурсында катнаштылар. Конкурс Буа шәһәренең "Аленушка" МББМУ базасында узды.
Конкурс барышында кызлар командаларны сәламләү, блиц-сораулар, "Читекләр" өстәл уены һәм "Угадай мелодию" этабы модульләрен үттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча кызлар татар мәдәнияте өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәтеп, 2 урынны алдылар.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.