Китапханә советы әгъзасы Сания Ибраһимовна китапханәчеләр белән бергә китапханә һәм туган якны өйрәнү зонасы буйлап экскурсия үткәрде. Кунаклар китап фондының байлыгына, китапханә киңлеген бизәлешенә гаҗәпләнделәр. Килүчеләр авылның тарихы, район үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында кызыксынып тыңладылар. Электрон мәгълүмат базасын карадылар, интерактив җиһазлар белән рәхәтләнеп таныштылар, интерактив идәндә уйнадылар.