2026 елның 27-28 маенда Казанның «Динамо» спорт үзәгендә «Мәктәп футбол лигасы» масштаблы проекты кысаларында мини-футбол буенча ярышларның финал этабы узды.
Тәтеш районыннан Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» егетләр командасы чыгыш ясады.
Физик культура укытучылары Сафьянов Р.Х. һәм Гимадеев И. А. җитәкчелегендә яшь спортчылар җиңүгә омтылыш һәм команда рухы күрсәттеләр. Һәр матч балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, аларны яңа казанышларга энергия белән корды!