Алкоголь базарындагы вәзгыять турында Татарстан Республикасында 2026 елның 1 кварталы йомгаклары буенча

2026 елның 29 мае, җомга

Кичә, 2026 елның 28 маенда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә 2026 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне тикшереп тору советы утырышы узды.

2026 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкоголь базарындагы вәзгыять һәм алкоголь спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж.Ю. Әхмәтханов сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары М.В. Прокофьева 2026 елның 1 кварталы йомгаклары буенча кискен алкоголь белән агуланулар турында бильгелэде.

Видеоконференция режимында совет утырышы тәмамланганнан соң Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ә. Садриев тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International