Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Кояшкай» лагере хәбәр итә.

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге.2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Кояшкай» мәктәп яны лагереның бишенче көне бик күңелле узды.

Көн гадәттәгечә иртәнге күңелле зарядкадан башланды. Зарядкадан соң линейка булды. Линейкадан соң тәрбияләнүчеләр иртәнге ашка киттеләр. Ашханәдә аларны тәмле һәм файдалы ризыклар көтә иде.

Иртәнге аштан соң ук балалар, кызыклы фильм карарга дип, мәдәни-күңел ачу үзәгенә юл тоттылар

Төшке аштан соңгы көннең төп вакыйгасы «У Лукоморья» квесты булды. Балалар командаларга бүленеп әкияти маҗарага юнәлделәр.

Квест атмосферасы балаларны әкиятләр дөньясына алып керде: алар үзләрен чын геройлар итеп хис иттеләр, сынауларны җиңделәр һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр. Команда эше балаларга тагын да ныграк берләшергә ярдәм итте, ә ярыш дәрте һәм рухы якты хисләр өстәде.

Көн йомгак ясау белән тәмамланды: вожатыйлар барлык командаларны активлыклары, тапкырлыклары һәм үзара ярдәмләшүл әре өчен мактадылар.              ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International