Укытучыларыбыз белән горурланабыз!

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

2026 елның 10 маенда Казанда «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кеше тәрбияләргә»республика һөнәри осталык конкурсларының финалы узды. 189 нчы «Заман»күппрофильле гимназиясе якты чыгышлар һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды.

Районыбызны лаеклы тәкъдим иткән һәм республика дәрәҗәсендә искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз!

«Йөрәгемне балаларга бирәм»балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсы:

Осипова Анна Владимировна‑МБУ «Өстәмә белем бирү үзәге» туристлык - туган якны өйрәнү юнәлешендәге педагог - республиканың иң яхшы сигез педагогы исемлегенә керде һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде!

«Кеше тәрбияләү» конкурсының «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә:

Белова Елена Владимировна МБУ «П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагог – оештыручысы - финалист дипломына лаек булды!

Укытучыларыбызны чын күңелдән республикадагы югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Киләчәктә дә һөнәри җиңүләр һәм эштә креатив табышлар телибез!

 ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International