Келәш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

13 июнь Келәш авылының Комсомол урамында «Татарстанда Җәй» Республика программасы кысаларында урам бәйрәме үткәрелде. 

Урамдашларны авыл җирлеге Башлыгы Фәнил Галимов һәм РОО «Интернациональный союз женщин» вице-президенты Рима Сафиуллова котлап уздылар.

Иртәдән урам гөрләп торды: күрешүләр, сөйләшүләр, балаларның шат авазлар белән батутта сикерүләре...  Яшь рәссам Асельнең иҗат күргәзмәсе оештырылды, милли колориттагы әсбаплар күргәзмә-сатуы да кызыксыну уятты.

Мул табын артында догалар укып вафат булган урамдашларны искә алгач, җырлар яңгырады. Шул арада сабантуй колгасы белән бүләк җыючылар күренде. Бүләкләр җыюдан соң сабантуй уеннары башланды. Урамдашлар бәйрәмдә катнашучыларга матур җырлар бүләк иттеләр. Күмәк җырлар, шатлыклы күрешүләргә бай чара һәркем күңеленә хуш килде.

     ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International