Лубян урман-техник көллиятендә укырга керү өчен документлар кабул ителә

2026 елның 16 июне, сишәмбе

Лубян урман-техник көллиятендә укырга керү өчен документлар кабул ителә.

Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Уку вакыты – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Белгечлек буенча белем алудан тыш, көллият студентлары өстәмә һөнәрләрне дә үзләштерәләр, алар арасында – урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгатьле әйберләр әзерләүче, касса хезмәткәре.

Лубян урман-техник көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-гаммәви чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.

Белешмә өчен. «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 10 мең белгеч укытып чыгарылган.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International