Балалар китапханәсендә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Солнышко» мәктәп яны лагере балалары өчен «Фольклор битләре буйлап сәяхәт» дигән мавыктыргыч фольклор сәгате узды.
Яшь кунаклар табышмакларны дәртләнеп чиштеләр, Россиянең төрле халыкларының мәкальләрен һәм әйтемнәрен белүдә ярыштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Аеруча халык киемнәрен киеп карау соклану уятты.
Бу көн чын дуслык һәм үзара аңлашу сабагына әверелде: балалар илебезнең мәдәни байлыгы-аның күптөрлелегендә, ә Россиянең көче-аның халыкларының бердәмлегендә икәнлегенә инандылар.