Балалар бакчасында иң кызыклы һәм мавыктыргыч эшләрнең берсе һәрвакыт экспериментлар үткәрү булды. Бүген "Сабый" балалар бакчасында «Тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне» узды. Балалар фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм фәнни яктан аңлатырга өйрәнделәр. Экспериментлар барышында балалар кызыксынуларын канәгатьләндерделәр һәм үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар: ничек ясалма кар хасил була һәм су кристаллаша, шарчык ничек кабара, ничек күбекле вулкан һәм магнит давылы хасил була. Балалар дөньяда гадәти булмаган нәрсәләрнең күпме булуына инандылар! Бергәләп оештырылган эшчәнлек балаларга өйрәнелә торган объектлар турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алырга, ә педагогларга белем бирү процессын нәтиҗәлерәк һәм балаларның табигый кызыксынучанлыгын канәгатьләндерерлек итәргә мөмкинлек бирде.