Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе хәбәрләре

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

«Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Педагоглар һәм остазлар" / «Балаларга иң яхшысы" проекты кысаларында, 2026 елның 30 июне МББУ «Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең "Кечкенә ил»мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагереның  «Бөркет- Эколог» трегына багышланган «Без табигать дуслары» девизы астындагы «Яшь Бөркетләр Беренчеләр командасында» сменасының тугызынчы көне.

Шәһәр паркында "Яңа Гасыр" мәдәни - күңел ачу үзәге хезмәткәрләре балалар өчен уеннар, күңелле ярышлар һәм эстафеталар белән "җәй-ул кечкенә ил" уен программасын үткәрделәр. Шул ук вакытта лагерьның башка отрядлары мәктәптә "Яшь табигать белгечләре"экологик квест биремнәрен мавыгып үтәделәр Яшь бөркет-экологлар экологик чиста, ташландык һәм табигый материаллардан костюмнар ясап, мода күрсәтүгә әзерләнделәр. Балалар педагоглар белән бергә бик зур тырышлык күрсәттеләр, экоматериаллардан ясалган киемнәр дә бик яхшы булып чыкты. Отрядлар үзләренең матур һәм гадәти булмаган модалы киемнәрен алкышлар астында тәкъдим иттеләр. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә һәм матурлык булдыруга ярдәм иткән һәркемгә олы рхмәтебезне җиткерәбез!

Олимпиада «IQ ПФО», «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» фестивале, «Герои Отечества» ПФО проекты, «Гвардеец» ПФО, Россия Федерациясенең мәгариф министырлыгы карамагындагы «Знание» Россия җәмәгатьчелеге чараларында Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары, шул исәптән безнең мәктәп тә катнашты.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International