«Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Педагоглар һәм остазлар" / «Балаларга иң яхшысы" проекты кысаларында, 2026 елның 30 июне МББУ «Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең "Кечкенә ил»мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагереның «Туган ягым тарихы- минем Россиям. Илебез тарихын саклыйбыз! Аның гадәтләренә тугры!»девизы астындагы «Яшь Бөркетләр Беренчеләр командасында» сменасының «Бөркет- Тарихи истәлекне саклаучы» трегының беренче көне узды.
Бу трекның чаралары үз гаиләңә, кече Ватаныңа, Россиягә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Лагерьның иртәсе мәктәп ишегалдындагы күтәренке зарядкадан башланды. Линейкада квест һәм Экомода Парадында җиңүчеләр, катнашучылар бүләкләнде.
Бүген 1 июль-хәрби хәрәкәтләр ветераны көне. Яшь Бөркетләр белән очрашуга махсус хәрби операция катнашучысы, безнең мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучысы килде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар һәм бик күп сораулар бирделәр. Очрашу азагында мөхтәрәм кунакка лагерьның барлык 6 отряды әзерләгән изге теләкләр язылган хатлар тапшырылды. Хатлар фронттагы солдатларга тапшырылачак.
"Яңа Гасыр" мәдәни - күңел ачу үзәгендә балалар өчен табышмаклар, кызыклы уеннар белән үрелеп барган «К.И.Чуковскийның әкият иле» викторинасы оештырылды. Шул ук вакытта лагерьның башка отрядлары мәктәптә "Экопоезд" экологик викторина биремнәрен мавыгып үтәделәр. Балалар күңелле Россия Бөркетләре флешмобын биеделәр, көнне гадәттәгечә түгәрәккә басып лагерь җырын җырлау белән тәмамладылар.
Олимпиада «IQ ПФО», «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» фестивале, «Герои Отечества» ПФО проекты, «Гвардеец» ПФО, Россия Федерациясенең мәгариф министырлыгы карамагындагы «Знание» Россия җәмәгатьчелеге чараларында Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары, шул исәптән безнең мәктәп тә катнашты.