«Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Педагоглар һәм остазлар" / «Балаларга иң яхшысы" проекты кысаларында, 2026 елның 6 нчы июле МББУ «Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең "Кечкенә ил»мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагереның «Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә оста бул»девизы астындагы «Яшь Бөркетләр Беренчеләр командасында» сменасының 14 нче көне, «Оста - Бөркет» трегының икенче көне.
Күңелле зарядка һәм экскурсияләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлаган иртәнге линейкадан соң, балалар Җиңү Паркындагы каенлыкка киттеләр. Ватанны саклаучылар турында сөйләштеләр һәм махсус хәрби операция сугышчылары һәйкәле янында фото ясадылар.
Шәһәр буйлап җәяү йөргәннән соң, балалар куаклыкта бик яхшы ял иттеләр. Лагерьның педагог-оештыручылары тарафыннан балалар өчен үткәрелгән күңелле эстафеталарда, куаклыкта һәм балалар шәһәрчегендә хәрәкәтчән уеннарда, «Бөркетләрнең поход хәрәкәте. Походка нәрсә алабыз?" чараларында актив катнаштылар.
Мәктәптә балалар күпләргә ошаган флешмоб һәм җыр белән күңелле итеп көнне тәмамладылар.
Олимпиада «IQ ПФО», «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» фестивале, «Герои Отечества» ПФО проекты, «Гвардеец» ПФО, Россия Федерациясенең мәгариф министырлыгы карамагындагы
«Знание» Россия җәмәгатьчелеге чараларында Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары, шул исәптән безнең мәктәп тә катнашты.