2 сентябрь Тоншерма урта мәктәбендә янгынга каршы хезмәтнең аерым посты хезмәткәрләре белән бик мөһим очрашу узды.
Балалар төрле ситуацияләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар.
Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре В.В. Васин балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләде.
Балалар күп сораулар бирделәр һәм фикер алышуда актив катнаштылар.