Онытылмас экскурсия 16 сентябрь көнне Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 А сыйныфы укучылары Ульяновск шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
Башта балалар шәһәрнең тарихи өлеше буйлап җәяү йөреп чыктылар, монда мемориаль йортларның күп булуына игътибар иттеләр. «Новый венец» бульварында йомшак тиеннәр белән очрашу аеруча соклану уятты.
«Мед» боулинг клубында уен дәрте баларны онытылмаслык хисләр чолганышына алып керде.
Экскурсия театрда дәвам итте. Әстерхан яшь тамашачы театры тәкъдим иткән «Альпийская баллада" постановкасы мәхәббәт көченең бөтен дөньяның авырлыгына һәм явызлыгына да түзәргә мөмкинлек бирүе турында уйланырга этәрде. Театр каршындагы мәйданда фестивальгә Кытайдан килгән артистлар белән көтелмәгән очрашу да тәэсир калдырды..
"Уку елы бик шәп башлана!"- диләр ата-аналар, балаларының хис-кичерешләрен уртаклашып.
Ата-аналар һәм 10А сыйныфы укучылары мәктәп администрациясенә һәм АТПга, машина йөртүче Спиридонов Петр Николаевичка, шулай ук әлеге сәфәрне оештыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәләр.