«Патриот» республика патриотик спорт үзәгендә 2026 елның 20 сентябрендә «Алга яшь армиячеләр» республика хәрби – спорт уенының зона этабы булып узды.
Штаб начальнигы Андрей Викторович Ванюхин җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы яшь армиячеләренең җыелма командасы бик яхшы физик әзерлек һәм команда рухы күрсәтте.
Уен нәтиҗәләре буенча команда:
- «Теоретик конкурс» дисциплинасында 1 урын;
- «Ут рубежы» дисциплинасында 3 урын;
- «Җиңү юлы «Хәрби-тактик эстафетасы» дисциплинасында 3 урын.
Балаларны котлыйбыз һәм алга таба да хәрби-патриотик хәрәкәттә уңышлар телибез!