Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Нармонка мәктәбенең "Перспективалы балалар» ЮИД отряды җитәкчесе Преснова Гүзәл Гаяровна һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Игнатьева Анастасия Сергеевна белән берлектә мәктәп укучыларында яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу-булмавын тикшерү буенча рейд оештырды. Шулай ук балаларга автобуста үз — үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр-мәктәпкә һәм кире юл гадәти генә түгел, ә куркынычсыз да булсын өчен.
Истә тотыгыз! Юл игътибарсызлыкны гафу итми: игътибарлы бул, кагыйдәләрне сакла!