Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы һәм бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне кысаларында «Сабый» балалар бакчасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чара узды. Чара «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» квест-уены формасында уздырылды. Балалар юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту турында сөйләштеләр, табышмакларны чиштеләр, биремнәрне үтәделәр, алган күнекмәләрен практикада ныгыттылар..