Матбугат хезмәте хәбәр итә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген, агымдагы сораулар һәм киләсе чорга куеласы бурычлар буенча, район Башлыгы урынбасары И.Р. Фаткуллов җитәкчелеге астында район Совет аппараты һәм Башкарма комитетның уртак утырышлары узды.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар тикшерелде:
- 2015 елда, Тәтеш шәһәренең Гагарин микрорайонын аерым җылытылу системасына күчерергә әзерләнү, гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча эшләү;
- Мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларын Бердәм Дәүләт Имтиханнарына үткәрүне оештыру хакында;
- Шәһәрне төзекләндерү, гражданнар мөрәҗәгатен карау;
- 2015 елга планлаштырылган мәдәният чараларын финанслау;
- Киләсе атнада спорт чаралары үткәрү;
- 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International