“Созвездие-Йолдызлык-2015” район фестивален оештыру комитеты хәбәр итә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
2014 елның 1 декабрендә, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Созвездие-Йолдызлык – 2015” эстрада сәнгатенең юбилей унбишенче Ачык Республика телевизон яшьләр фестиваленең район этабын үткәрү хакында Тәтеш муниципаль районы Башлыгының карары кабул ителде. Әлеге фестиваль районыбызда 2014 елның 1 декабреннән 2015 елның 27 февраленә кадәр үткәреләчәк. Традицион сайлау чаралары районның һәрбер уку йортында узачак, аннан зона этаплары авылларда үтәчәк: Олы Шәмәк (3 февраль), Олы Тархан (4 февраль), Килдеш (5 февраль), район Мәдәният йорты (9, 10 февральләр).17 февральдә – Финал һәм 27 февральдә – Гала-концерт.
Торышы биредә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International