Административ комиссия хәбәр итә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Чисталык – җыештырган җирдә дә, пычратмаган җирдә дә түгел, ә бары тик җыештырып пычратмаган җирдә генә очрый.
Шәһәр, авыл дигәч күз алдыбызга архитектура, гүзәл күренешләр, бәлки юллар, сирәк кенә яшәүчеләре килә.
Барыбызның да чиста-пөхтә шәһәрләрдә, авылларда яшисе килә. Һәрберебезнең дә чиста, имин тирәлектә буласы килә, тик моның өчен үзеңнән башларга һәм бик күп көч куярга кирәк булачак. Ул туңдырма кәгазьләре, тәмәке төпчекләре, шешәләр, пакетлар һәм пластик стаканнар өемнәрендә бата башламаганчы, чисталыкны күрү яисә искәртү авыр. Бу очракта дәүләтнең чикләүче кануннары гына җитми– бу гади кешеләрнең бурычлары да: чүпне чүп савытларына ташлау, юл читләрен чүпләмәү һәм йорт биләмәләре территорияләрен чисталыкта тоту.
Мисал итеп, районыбызның чиста авылларыннан берсе саналган Байрашны алыйк, бүген анда административ комиссиянең чираттагы рейды булды. Авыл кечкенә булса да, андагы кешеләр чисталыкта-пөхтәлектә гомер итәләр. Йорт яны территорияләре җыештырылган. Ләкин хокук бозучылар да бар. Шулай итеп, рейд барышында бер хокук бозучыга, йорт биләмәләреннән читтә эре габаритлы чүп һәм көнкүреш калдыкларын җыеп тоту хакында беркетмә төзелде. Күпчелек очракта, безнең урамнарыбыздагы пычраклык һәм чүп – үзебезнең гаеп кенә. Шәһәр һәм авылларда чисталык хөкем сөрсен өчен, үз йортың тирәсендә тәртип урнаштыру зарур. Шәһәр һәм авыл урамнары, үзләренең яшәүчеләре хакында бик күпне сөйли ала. Әгәр алар чиста һәм җыештырылган икән – димәк кешеләр үзләре яшәгән урыннарын бик яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International