Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
3 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында, Олы Тархан авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә бардылар. Иң беренче булып Шәйдуллина Алинәнең хәлен белделәр, аның белән аралаштылар, бизәкле, матур китаплар һәм тәм-томнар белән сөендерделәр. Алинәнең әнисе күрсәтелгән игътибар, бүләкләр өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, барысына да уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International