12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

2014 елның 12 декабре, җомга
Хөрмәтле Тәтеш районы халкы!
Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне дәүләт бәйрәме белән тәбрик итәм!

1993 елның 12 декабре – хәзерге Россия һәм Кырым тарихында иң мөһим даталарның берсе. Бу көнне, бөтенхалык референдумы юлы белән көчле мәмләкәтебезнең төп кануны кабул ителде. Яңа Конституция хокукый дәүләт төзелеше нигезенә әйләнде, демократик, гражданлык җәмгыяте үсешенә һәм Россиядә федерализм кыйммәтләрен раслауга куәтле импульс бирде.
Россия Федерациясе Конституциясе халыкның тигез һәм үзбилгеләнү хокуклылыгы гомумпринципларына нигезләнгән, һәр гражданинны лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш белән тәэмин итә алырлык көчле демократик дәүләт барлыкка китерүгә юнәлдерелгән. Кеше хокукы, ирекле икътисад, гражданнарны социаль яклау, җирле үзидарәләрнең мөстәкыйльлеге гарантияләре – гамәлдәге Конституциянең мөһим тезислары.
Россия – куәтле, чәчәк атучы һәм бәйсез дәүләт. Туган илебезнең иминлеге җәмгыятенең бердәмлегеннән, эшли белүдән, көндәлек сорауларга дөрес чишелешләр таба белүдән, табигый байлыкларны һәм чиксез зур илебезнең җитештерү потенциалын рациональ куллана белүдән тора.
Кадерле якташларым, сезгә уңышлар һәм оптимистик рух, һәр гаиләгә муллык, Ватаныбыз хөрлегенә яңа үрләр яулавыгызны телим.

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Сафиуллов

Бу якты һәм бәйрәмчә көнне Гомумроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы халыкны 15.30 сәгатьтән кабул итә башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International