Картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат-йорты хәбәр итә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
12 декабрьдә, Картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат-йортында Россия Федерациясенең 21 еллыгына багышланган чара үткәрелде. Кичә гимн тыңлау белән башланды. Презентацияләр карау аша әлеге бәйрәмнең тарихы, Конституция һәм дәүләт символикалары белән таныштылар. Бәйрәм чарасын спорт уеннары белән дәвам иттеләр, биредә һәркем үзенең җитезлектә, төгәллектә һәм көчлелектә осталыкларын күрсәтү мөмкинлегенә ия иде. Бәйгеләрдә җиңүчеләр хөрмәтенә, оештыручылар, картларыбыз бик яхшы хәтерләгән һәм рәхәтләнеп кушылып җырлаган СССР гимнын яңгыраттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International