Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы хәбәр итә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
“Сезнең чыгышыгыз, талантлар!” шундый исем астында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының беренче курс студентлары арасында иҗади бәйге узды. Яшьләр әлеге бәйгегә бер ай буена әзерләнделәр, көн саен диярлек репетицияләр оештырдылар, үзләренең номерлары иң якты, кызык һәм истә калырлык булсын өчен аның төрле элементларын уйладылар. Конкурска әзерлек вакытында бөтен төркемнәр дә эшкә җигелде.
Менә күптән һәм ашкынып көтелгән көн дә килеп җитте. Составына методика кабинеты мөдире Г.Н. Кислова, педагог-психолог Е.Н. Шумилова һәм студентлар рәисе Әдилә Хәмидуллина кергән жюрилар хөкеменә түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясаучыларның номерлары тәкъдим ителде: “Иң яхшы җырчы, Иң яхшы вокаль ансамбль”, “Иң яхшы бию коллективы”, Иң яхшы театраль куелыш, Иң яхшы шигырь укучы”, “Декоратив-прикладной иҗат”.
Бәйгене 13 төркем кызлары ачып җибәрде. Бу коллектив “Иң яхшы җырчы, иң яхшы вокаль ансамбль” номинациясендә беренче урынны яулады.
“Иң яхшы театраль куелыш” номинациясендә беренчелекне 11 төркем алды.
“Иң яхшы шигырь укучы”номинациясендә 11 төркем студенты Сахарнов Адель җиңде, ул үзе иҗат иткән шигырен укыды.
13 төркем “Иң яхшы бию коллективы” булды, ә “Декоратив-прикладной сәнгатьтә” Кириллина Анна җиңде.
Концерт бик яхшы үтте. Барысына да яшь талантларның чыгышлары бик ошады. Мондый чараларда бик теләп катнашучыларны күрү күңелне сөендерә. Ә алар гап-гади декабрь көнен дә бик матур бәйрәмгә әйләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International