Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы хәбәр итә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, Ватан батырлары көненә багышланган класс сәгатьләре булды. Иң элек студентларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы хакында видеоролик күрсәтелде. Аннан соң алып баручы Тәтеш районы Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары турында сөйләде. Талибләр Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылышлары булган П.Н. Малкин һәм Н.И. Зотовның биографияләрен искә алдылар, алган җәрәхәтләреннән госпитальдә һәлак булган, Әфганстанда хезмәт иткән интернационалист-сугышчы А.Н. Потаповның хәрби юллары турында сөйләштеләр. Батырлык дәресләрендә тәкъдим ителгән презентацияләр А.Н. Потапов тормышыннан фотосурәтләр һәм аның истәлегенә багышланган слайдлар карау мөмкинлеген бирде: Иоково авылында аның хөрмәтенә аталган урам, авыл үзәгендә һәйкәл, Иоково 8-еллык мәктәбе диварына мемориаль такта урнаштырылды.
Мондый чаралар, студентларга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә, шәхеснең рухи һәм әхлакый үсешенә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International