Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
12 декабрь көнне, Кадет интернат-мәктәбендә “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре” темасына гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булды. Үзләренең чыгышларында Гадәттән тыш хәлләр пункты белгечләре – караул начальнигы Ринат Гыйсматуллин һәм Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Денис Сафиуллин көндәлек тормышта янгын куркынычсызлыгы, балаларның шаянлыгы нинди фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин икәнлеге, ата-аналарның балаларның иминлеге өчен җавап тотулары хакында сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр белгечләре җыелучыларның күп санлы сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Ата-аналарның сыйныф җыелышларында да әлеге темага сөйләшүләр дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International