Матбугат хезмәте хәбәр итә

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
9 гыйнвар көнне район администрациясендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәре Куйбышев сусаклагычының яр буе зоналарын ныгыту сораулары буенча киңәшмә булып узды.
Биредә катнаштылар:
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы – Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы, “Средволгаводхоз” су хуҗалыгы буенча ФГУ директоры Мөхәммәтшин Фоат Фәрит улы, Татарстан Республикасы буенча Түбән Идел бассейнлы су идарәсенең су ресурлары бүлеге начальнигы – Филиппов Артем Анатольевич, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе начальнигы – Васин Николай Алексеевич, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары – Фатыйхов Әхәт Габделбарый улы.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәре Куйбышев сусаклагычының яр буе зоналарын ныгыту сораулары, яр убылу территорияләрендә яшәүче шәһәр халкының проблемалары тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International